«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексының иң кәттә концертлар, иң дәрәҗәле бәйрәмнәр уза торан затлы урын икәнен башкалабыз халкы да, килгән кунаклар да яхшы белә. Ә менә апрельнең 12сендә ул көне буе малайлар-кызларның шат авазыннан гөрләп торды. Ул көнне биредә яшь язучыларның «Илһам» Бөтенроссия иҗат бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды.
Кулларына каләм кыскан, иҗат офыкларына омтылган яшьләрне эзли, таба торган бу бәйге, өч ел гына оештырылуына карамастан, елдан-ел киңрәк колач җәя. Узган елгысында 700ләп яшь каләм иясе үзенең осталыгын күрсәткән булса, быел андыйларның саны 2800дән дә артып киткән. Бу аңлашыла да, чөнки быелгысы бөек шәхесләребез: Габдулла Тукайның тууына 130 Һәм каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган иде. Милләтебезнең киләчәген ачыклый торган әлеге бәйгене Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте бергәләп үткәрә. Исеменнән үк күренгәнчә, анда республикабыз районнары, шәһәрләре белән бергә, Удмуртия, Чуашстан, Башкортстан, Пенза өлкәсе, Пермь крае, хәтта Ханты-Мансидан да шактый укучылар катнашкан. Әлеге конкурсның бары тик татар телендә генә иҗат итүче балалар өчен булуын истә тотсак, бүген көннән-көн хәле авырлашкан туган телебезгә аның ничек ярдәм итәчәген аңлавы кыен түгел.
«Илһам» бәйгесе башта мәктәпләрдә уза. Аннары алар үз укучыларының әсәрләрен жюрига юллыйлар. Таләпчән жюриның җиз иләгеннән иләнгән язмаларның авторлары жюри әгъзаларының күзенә карап, аны үзе язганын исбатларга, ә гадел жюри бу баланың «күкрәгендә шигырь уты саумы?» икәнен ачыкларга тиеш була. Монысы тагын да авыррак. Шушы сынауларны уңышлы узган 300ләп иҗатчы башкалабызга килеп, зур бәйрәм тантанасында катнашу хокукы алды.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, бу бәйрәмне ачканда: «Туган телләрен яраткан балаларга ярдәм итү максатыннан башладык без бу изге эшне», -диде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан: «Язучыларыбызның саны артачак болай булса, югыйсә, бездән «шундый зур милләт була торып, язучыларыгыз 400гә дә җитми» дип көләләр», - диде, уенын-чынын бергә кушып. Халык шагыйре депутат Разил Вәлиев тә, әлеге бәйгенең дәрәҗәсен югары бәяләп: «Әдәбиятны яраткан кеше иманлы була», - диде. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, бу бәйгегә тагын да зур вазифа йөкләп: «Рухыбызны баета, киләчәгебезне күзалларга ярдәм итә», - дип ассызыклады.
Җиңүчеләрне номинацияләргә, зур әдәбияттагы шикелле үк жанрларга бүлеп билгеләгәннәр: яшь шагыйрь, яшь прозаик, яшь драматург. Башлангыч сыйныф укучылары «Өметле киләчәк» буларак билгеләнеп үтелде. Чит төбәкләрдән катнашучылар аерым бүләкләнде. Быел бигрәк тә Чистай, Буа, Актаныш, Арча, Чаллы мәктәпләре активлык күрсәткән. Җиңүчеләрнең күбесе шул районнардан. Алар барысы да милләтебезнең күренекле шәхесләре, атаклы язучылары, җәмәгать эшлеклеләре кулыннан грамоталар, дипломнар алды. Бәйгенең иң зур бүләге Гран-прига Актаныш районы Пучы мәктәбеннән Гөлсинә Нигъмәтуллина лаек булды. Узган елгы бәйгенең Гран-при иясе Рузилә Әмирова зур җиңүенә бәйле быел КФУның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала.
Тантанага килгән яшь иҗатчыларның барысына да аларның үз әсәрләре кергән җыентык һәм дипломнар бүләк иттеләр. Ә иң зур җиңүче - туган телебез, милли әдәбиятыбыз булыр дип ышанасы килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар