16+

Яшь режиссерларга юрганнарына карап аяк сузарга кала

Мөселман киносы фестивалендә фильмнары катнашкан яшь режиссерлар журналистлар белән очрашты.

Мөселман киносы фестивалендә фильмнары катнашкан яшь режиссерлар журналистлар белән очрашты.

Алар үзләренең ни өчен кыска метражлы гына фильм төшерүләрен, үзләре яктырткан темалар турында сөйләде. Мәсәлән, Швециядән килгән режиссер Хамед Ализадәне качаклар проблемасы борчыган.

-Чит илдә качакларга караш башкачарак. Үзем дә күчеп килгән кеше булганлыктан, без бергә җыелышып үзебезне борчыган мәсьәләләр турында сөйләшәбез. Арабыздан президент та сайлап куйдык. Очрашуда сөйләшкән төрле кызык хәлләрне, кичергәннәребезне, бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышуларны 32 минутлык фильмга сыйдырдым, - ди Хамед.

Кыргызстан режиссеры Алиҗан Насыйровның "Ата Бейт" фильмы күренекле язучы Чыңгыз Айтматовның репрессия корбаны булган әтисе күмелгән җирнең табылуы турында. Чыңгыз Айтматов заманында әтисен Мәскәүдән эзләткән. Әлегә бу фильмны кыргызлар карарга өлгермәнән. Литвадагы милләттәшебез Шамил Гомәров Балтыйк буенда яшәүче татарлар турында тәүге фильмын фестивальгә тәкъдим итте. Читтә сибелеп яшәүче татарларның ислам динен тотып, дини кануннар белән яшәве башка милләттәшләргә кызыклы да, үрнәк тә.

Казан егете Руслан Вәлиев яшь кенә булуына карамастан, тормышчан тема күтәрүе белән тетрәндерде.

"Кыскалыкта - осталык" дигәндәй, алар кыска гына вакыт эчендә зур темаларны ачып бирә алганнар. Ә инде фильмнарын тулы метражлы итеп төшерү өчен режиссерлар кино сәнгатенә акчаның аз бүленеп бирелүен әйттеләр. Шулай булгач, яшь режиссерларга юрганнарына карап аяк сузарга гына кала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading