16+

Яшь сәясәтчеләр тәҗрибә туплый

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең «Яшь Гвардия»се башлангычында яшь политтехнологлар өчен федераль уку-өйрәнү форумы ачылды.

Яшь сәясәтчеләр тәҗрибә туплый

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең «Яшь Гвардия»се башлангычында яшь политтехнологлар өчен федераль уку-өйрәнү форумы ачылды.

Әлеге чара республика җитәкчелеге һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхсән теләктәшлегендә оештырылды.

Россиянең 40 төбәгеннән 500 делегат килде. Болар: «ПолитСтартап» проектында катнашучылар, шулай ук яшь гвардиячеләрнең төбәк штаблары җитәкчеләре, медиаменеджерлар, агитаторлар һәм социологлар. Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республиканың яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов сәламләде. Яшь политтехнологлар алдында федераль экспертлар чыгыш ясый. Алар арасында «Бердәм Россия» партиясенең сәяси идарәсе җитәкчесе Роман Романов, «Бердәм Россия» партиясе үзәк башкарма комитетының технологик департаменты җитәкчесе Дмитрий Денисов белән сайлау кампанияләрен хокукый тәэмин итү департаменты киңәшчесе Никита Болденко, Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең (ВЦИОМ) дәүләт хакимияте органнары белән эшләү буенча директоры Кирилл Родин бар.

Кичә беренче уку булды. Экспертлар бердәм тавыш бирү көне һәм «Бердәм Россия» партиясе оештыра торган алдан тавыш биреп карау чарасының асылы турында сөйләде. «ПолитСтартап» кадрлар проекты, политтехнологларның яшь кандидатлар белән эш алымнары турында фикер алышу оештырылды.

Форумда Камчатка крае, Ярославль һәм Кемерово өлкәләре депутатлары да катнаша. Алар сайлау штабларын оештыру технологияләре, кандидатның социаль челтәрләрне куллануы, сайлау кампаниясен проектларга нигезләнеп алып бару буенча тәҗрибәләре белән уртаклашты. Яшь политтехнологлар 2019-2021 еллардагы сайлау кампанияләрендә «Бердәм Россия» партиясеннән тәкъдим ителгән кандидатлар белән эшләячәк. Төбәкләрдәге технологик проектларга игътибар бирелә. Форумда алынган тәҗрибә төбәкләрдәге эшчәнлекне тагын да җанландырыр, дип ниятләнелә.
– Безнең төп максат – алда торган сайлауларга яшь кандидатлар командасын туплау. Форумда ирешелгән белемнәр эшчәнлектә кулланылачак, яшьләр сайлау штаблары оештырырга ярдәм итәчәк.

Штабларга ике бурыч йөкләнә: яшь кандидатларга ярдәм һәм сайлауларда яшьләрне «Бердәм Россия» партиясенә булышуга туплау, – ди «Бердәм Россия» партиясенең «Яшь Гвардия»се координацион советы рәисе Денис Давыдов.
Форум 7 апрельгә кадәр бара. Россиядә быел 59 төбәктә сайлаулар узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading