16+

Яшь ярымлык бала әнисен балконда ябып калдырган

Әлмәт районында балконда баласы ябып калдырган хатынны коткарганнар.

Әлмәт районында балконда баласы ябып калдырган хатынны коткарганнар.

Беркем дә зыян күрмәгән

Әлмәттә яшь ярымлык сабый балконда әнисен ябып калдырган. Вакыйга Заслонов урамындагы йортларның берсендә булган.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте белдергәнчә, хатын-кыз фатирына керә алмаган, ә бала бу вакытта елый ук башлаган. Булган хәлләр турында коткаручыларга хәбәр иткәннәр, алар адрес буенча килеп хатын-кызны коткарганнар. Зыян күрүчеләр юк.

Фото: https://pixabay.com/ru/
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading