16+

Яшел помидор тәмлеме? (+фото)

Казанда яшәүче Дамир абый белән Наилә апа Сафиннар җәен Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылына юл тота. "Пенсиягә чыккач, бигрәк тә авыл күңелгә якын була башлады", - ди Дамир абый.

Яшел помидор тәмлеме? (+фото)

Казанда яшәүче Дамир абый белән Наилә апа Сафиннар җәен Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылына юл тота. "Пенсиягә чыккач, бигрәк тә авыл күңелгә якын була башлады", - ди Дамир абый.

Сафиннар ноябрьгә кадәр биредә. 30 сутый җирләрендә нәрсә генә үстермиләр: ике парникта 500ләп төп помидор, кыяр, суган, кишер, бәрәңге, 45 төп карлыган, 50 төп чия, алмагач дисеңме. Барбарис, туя куакларына кадәр бар, хәтта. Помидор дигәннән, быел Дамир абый аның яңа төрле сортын утыртып караган. Яшел помидор үстерә башлаган. Бу яңа төр помидордан без дә авыз итеп карадык.

Кама Тамагы юлында Шеланга борылышында базарчыкны хәтерләтә торган бер бик популяр урын бар. Анда юлда баручылар җаны теләгән җиләк-җимеш, яшелчәне сайлый ала. Грушаны килосын 80 сумнан, алманы чиләген 100 сумнан, шулай ук чия, крыжовник, карлыган, сарымсак, суган, кабак, ташкабак, тагын күп кенә башка бакча нигъмәтләрен алырга була. Дамир абыйны да шул урында очраттык без. Кызыл помидорлары арасында яшелләре әллә кайдан күренеп тора, пешеп җитмәгәннәрдер дисәм, теге тәҗрибә рәвешендә үстереп караган төре икән.Тәме буенча, гадәти помидордан аерылмаса да, кискәч, эче ямь-яшел, помидор киви җимешен хәтерләтә. Дамир абый кызыксынучылар өчен помидорның орлыгы кабын да алып чыккан. Кем белә, бәлки киләчәктә, яшел помидор да популярлашып китәр әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading