16+

Яшел Үзән башлыгы волонтер булган

Яшел Үзәндә пандемия игьлан ителгәннән соң, волонтерлар штабы төзелде. Барлыгы 300гә якын яшь егет һәм кызлар ялгызы көн күрүче өлкәннәргә, мохтаҗларга азык-төлек һәм кирәкле дарулар китерә.

Яшел Үзән башлыгы волонтер булган

Яшел Үзәндә пандемия игьлан ителгәннән соң, волонтерлар штабы төзелде. Барлыгы 300гә якын яшь егет һәм кызлар ялгызы көн күрүче өлкәннәргә, мохтаҗларга азык-төлек һәм кирәкле дарулар китерә.

Әлеге изге күңеллеләр һәрчак хәрби постта, шуңа күрә аларга барлык саклык чаралары: медицина маскалары, перчаткалар һәм дезинфекцияләү чаралары иң кирәкле әйберләр. Биредә волонтерларга Яшел Үзән башлыгы Михаил Афанасьев ярдәмгә килде. Район хакиме яшьләргә үз хисабына алынган 350 флакон дезинфекцияләү чаралары тапшырды, дип сөйләде безгә Яшел Үзән хакимияте матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев. 

- Волонтерлык хезмәте бик кирәкле һәм игелекле. Аны үтәү өчен беркемне дә мәҗбүр итеп булмый, хәтта акча биреп эшләтсәң дә, мондый нәтиҗәгә ирешмәячәкбез. Бу чын йөрәктән эшләнә һәм мин яшьләргә аларның игелекле хезмәтләре өчен бик рәхмәтлемен, алар - безнең горурлык, - диде Михаил Афанасьев. 

Шулай ук район башлыгы шәхсән үзе, волонтерларның бер заявкасын үтәргә дә ярдәм итте. Михаил Афанасьев Яшел Үзән шәһәрендә гомер кичерүче Валентина Шанскаяга азык-төлек пакетын китерде.

Валентина Дмитриевна район җитәкчесен күреп, нык гаҗәпләнүен белдерде. Ул пандемия белән бәйле вәзгыять турында матбугат аша хәбәрдар булуын, әлеге чирне җиңеп чыгуыбызга өметләнүен әйтте. 

Волонтерлар белән булган сөйләшүдә Михаил Афанасьев үз гаиләсен дә телгә алды, баксаң, аның олы кызы да волонтерлык хәрәкәтендә актив катнаша икән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading