16+

Яшел Үзән, Чистай, Лениногорск, Бөгелмә шәһәрләре җитәкчеләренә демографик хәлне яхшырту эшен йөкләделәр

Яшел Үзән, Чистай, Лениногорск, Бөгелмә шәһәрләрендә демографик күрсәткечләр югары түгел.

Яшел Үзән, Чистай, Лениногорск, Бөгелмә шәһәрләре җитәкчеләренә демографик хәлне яхшырту эшен йөкләделәр

Яшел Үзән, Чистай, Лениногорск, Бөгелмә шәһәрләрендә демографик күрсәткечләр югары түгел.

 Дөньяга килүче балалар саны азрак, ә үлем очраклары күбрәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Министр әйтүенчә, республикада Татарстан Президентының 38 төрле программасы буенча эш алып барыла. “Без алар нигезендә клублар, мәктәпләр төзибез, хастаханәләргә капиталь ремонт ясыйбыз. Кем өчен?! Әлбәттә, халык өчен. Районнарыбызда, аеруча авыл җирлекләрендә халык яшәмәсә, балалар туып тормаса, бу эшнең кирәге дә калмый”, - диде Эльмира Зарипова.

“Шуңа күрә бүгенге көндә Президент Рөстәм Миңнеханов белән берлектә район башлыкларына, беренчедән, демографик вәзгыятьне яхшыртуны, икенчедән, эш урыннары булдыруны төп максат итеп куйдык”, - дип белдерде министр.

фото - pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading