16+

Яшел Үзән халкын телефон аша "уллары" алдалаган

Яшел Үзән полициясенә хатын-кыз мөрәҗәгать иткән, төнлә аңа "улы" шалтыраткан һәм үзенең юл һәлакәтенә очравын сөйләгән.

Яшел Үзән полициясенә хатын-кыз мөрәҗәгать иткән, төнлә аңа "улы" шалтыраткан һәм үзенең юл һәлакәтенә очравын сөйләгән.

Бер кызны машина белән бәрдердем һәм аңа ярдәм күрсәтү өчен 50 мең сум акча кирәк, дип әйтә ул. Әмма олы яшьтәге ханым нидер сизенгәндәй, телефонны куя да, полициягә гариза язарга китә.
Яшел Үзәннең икенче бер кешесенә дә шундый ук шалтырату керә. Ләкин аның янәшәсендә булган ире шунда ук улы белән элемтәгә керә һәм аның белән бар да тәртиптә булуын белеп ала. Аферист белән әңгәмә шуның белән тәмамлана.

Полициягә әлеге алдарның эзенә төшү өчен башка төбәктәге коллегаларына чыгарга туры килгән. Хокук сакчылары мошенникны тоту өчен Самарага китә, анда 38 яшьлек ирне тоткарлыйлар да.

Мошенник үз гаебен таныган. Ачыкланганча, ул Яшел Үзәндә яшәүче 20 кешегә шул рәвешле шалтыратып, аларны алдалаган икән. Бәхеткә, бөтен кеше дә аның сүзләренә ышанмаган. Һәр факт буенча "Мошенниклыкка һөҗүм" маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган. Алдар ирнең фатирында берничә телефон һәм төрле номерлы симкалар табылган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X