16+

Яшел Үзән кошчылык фабрикасында кош гриппы аркасында карантин кертелгән

«Залесный» агрофирмасы» ҖЧҖнең кошчылык предприятиесе территориясендә югары патогенлы кош гриппының икенче учагын таптылар.

«Залесный» агрофирмасы» ҖЧҖнең кошчылык предприятиесе территориясендә югары патогенлы кош гриппының икенче учагын таптылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тиешле указыннан соң, кошчылык фабрикасы карантинга китте. “Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы, Зур Ключи авылы, Волостнов урамында урнашкан “Залесный” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте карамагындагы кошчылык предприятиесе территориясендә кошларның югары патогенлы гриппы буенча чикләү чаралары (карантин) билгеләргә”, - диелә документта.

Карантинның 5 чакрым зонасына Яшел Үзән районының 9 торак пункты эләккән. Карантин игьлан ителгән территорияләрдә авыру кошлар үлгән очракта, аларны билгеләнгән тәртиптә җирләүне тәэмин итү таләп ителә. Кош-корт сату туктатылган. Моннан тыш, күзәтү зонасында Яшел Үзән районының тагын 12 торак пункты да бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading