16+

Яшел Үзәндә аркасына пычак кадалган исерек ир хастаханә буйлап ялангач йөргән (ВИДЕО)

Кичә кич Яшел Үзән район хастаханәсенә аркасына пычак кадалган 34 яшльлек исерек ир-атны алып килгәннәр.

Яшел Үзәндә аркасына пычак кадалган исерек ир хастаханә буйлап ялангач йөргән (ВИДЕО)

Кичә кич Яшел Үзән район хастаханәсенә аркасына пычак кадалган 34 яшльлек исерек ир-атны алып килгәннәр.

Ир кеше янына табиб килеп җиткәнче урыныннан торып ялангач килеш урамга, тәмәке тартырга дип чыгып киткән. Ни кызык, бу вакытта аның аркасындагы пычакны алмаган булганнар әле.

Пациент "урыныңа барып ятмасаң, үләсең! дигән сүзләрдән соң гына табибларны тыңлап, палатасына кереп киткән.
 
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сүзләренчә, ир-атка тиешле медицина ярдмәме күрсәтелгән. Операция ясап пычагын алганнар. Хәзерге вакытта аның хәле тотрыклы.
Ир кешенең аркасына ничек пычак эләгүе әлегә сер булып кала.      

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading