16+

Яшел Үзәндә беренче татар мәктәбе бинасы янган

Ут чыгу турындагы хәбәр янгын сүндерү частенә бүген, төнге бердә кергән.

Яшел Үзәндә беренче татар мәктәбе бинасы янган

Ут чыгу турындагы хәбәр янгын сүндерү частенә бүген, төнге бердә кергән.

Янгынга югары катлаулылык дәрәҗәсе бирелгән. Ут сүндерү машиналары килгән вакытта, элеккеге татар мәктәбенең иске бинасы ут белән камап алынган була. Уртадагы корылмадан ялкын телләре тиз генә түбәгә үрмәли һәм корылма тулысынча ут астында кала.

Төнге 2нче яртыда янгын бетерелә, ләкин ут әле тулысынча сүндерелми.

Иртән кызыл әтәч ялмап алган бинаны махсус техника ярдәмендә җимерү турында карар кабул ителә. Янгын сәбәбе хәзерге вакытта ачыклана. Васильево поселогында яшәүчеләрдә әлеге бина сагыш һәм юксыну хисе уята. 1912 елда земство акчасына төзелгән тарихи бинада пыяла фабрикасы эшчеләре балалары укыган, кул эше белән шөгыльләнгән, җирле балалар Аллаһы канунын һәм арифметиканы өйрәнгән. Биредә китапханә дә, башлангыч мәктәп тә, 1997 елдан - 2008 татар мәктәбе дә булган.

Соңгы елларда исә әлеге бушап калган бинада еш кына төгәл яшәү урыны булмаган шәхесләр җыелган.

Чыганак: "Народная газета Васильево".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading