16+

Яшел Үзәндәге шартлау нәтиҗәләрен төзүчеләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бетерәчәк

Фаҗигада зыян күрүчеләр әлегә «Идел» шифаханәсе базасында урнаштырылган.

Фаҗигада зыян күрүчеләр әлегә «Идел» шифаханәсе базасында урнаштырылган.

Аның директоры сүзләренә караганда, кешеләрне әле төнлә үк, барлык уңайлыклары булган бүлмәләргә урнаштырганнар, аларны ашату-эчертү оештырылган. Дөрес, кайберләренә психологик ярдәм кирәк булган, шул йортта яшәүчеләр сүзләренә караганда. алар әле дә шок хәлендә, айный алмыйлар.

Кайбер мәгьлүматларга караганда, каза булган йортны җимермәячәкләр, югары катларны һәм зыян күргән күрше фатирларны чистартачаклар һәм торгызу эшләре башкарачаклар. Фатирларны тикшерү һәм шартлау нәтиҗәләрен бетерү өчен күпме вакыт кирәк булачагы әлегә билгесез. Хәзерге вакытта биредә махсус комиссия эшли.

Фото: http://mchs.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading