16+

Яшел Үзәнгә ни булган? (коронавирус буенча яңа статистика)

Татарстанда Covid-19ның 89 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда Covid-19ның 89 яңа очрагы ачыкланган.

Республикада чирләп киткән 15 кеше хастаханәгә озатылган.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусының 89 яңа очрагы теркәлгән. Алар арасында ике кеше читтән кайткан һәм 87 контактлы, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

"Унбиш кеше хастаханәгә озатылган, 74есе өйдә дәвалану ала", - дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Авыручылар арасында иң күбе 30 яшьтән 50 яшькә кадәр - 39. 60тан 70яшькәчәләр арасында хасталар саны 16, 50 дән 60 яшькә кадәрге авыручылар арасында 15 кеше.

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, биредә 53 кеше әлеге чирне йоктырган. Чаллыда Covid ның өч очрагы теркәлгән.
Арча - 1
Буа - 3
Биектау районы - 1
Яшел Үзән - 11
Лаеш - 1
Түбән Кама - 2
Нурлат - 2
Питрәч - 1
Саба - 5
Спас - 2
Тукай - 2
Теләче районы - 1
Чистай - 1

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading