16+

Яшен, томан һәм көчле җил көтелә

Синоптиклар белешмәсе буенча, якын көннәрдә төнлә белән температура 10-15 градус, көндез 20-25 градус җылы булачак.

Синоптиклар белешмәсе буенча, якын көннәрдә төнлә белән температура 10-15 градус, көндез 20-25 градус җылы булачак.

Сишәмбе көнне Татарстан территориясендә һава торышының бозылуы көтелә. Республикада яшен һәм көчле җил булачак.

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә Татарстанның кайбер районнарында томан төшәчәк, ә көндез һәм кич урыны белән яшен булуы мөмкин. Бу хакта Татарстанның гидрометеорология үзәге кисәтә.

Көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитүе ихтимал.

Шулай ук синоптиклар якын тәүлекләрдә җылы һава сакланасын әйтә. Төнлә белән температура 10-15 градус җылы, көндез исә җылылык 20-25 градусны тәшкил итә.

Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, бу нормадан биш-алты градуска артыграк. 
 

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading