16+

Яшенле яңгыр белән көчле җил көтелә

Татарстанга яшенле яңгыр һәм көчле җил якынлаша.

Яшенле яңгыр белән көчле җил көтелә

Татарстанга яшенле яңгыр һәм көчле җил якынлаша.

 Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән хәбәр иткәннәр.

«Алдагы сәгатьләрдә һәм кичкә кадәр Татарстан Республикасы һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр көтелә, көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәйгән вакытта секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк», - дип белдерделәр идарәдә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе искәрткәнчә, һава шартлары начарайган вакытта электр тапшыру линияләре, реклама щитлары, агачлар һәм йорт кәрнизләре астында тормавың хәерле. Давыл вакытында өйдән чыкмаска, урамда исә йорт диварларына ышыкланмаска, иң яхшысы – җир асты кичүләре яки йорт подъездларына кереп яшеренергә кирәк.

Гөлнара Зиннәтуллина фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading