16+

Яшенле яңгыр китәргә җыенмый...

07 июня 2022, 15:44
956
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстанның Гидрометеорология үзәге киләсе берничә көнгә һава торышы фаразын төзегән.

Татарстанның Гидрометеорология үзәге киләсе берничә көнгә һава торышы фаразын төзегән.

Аның нигезендә, республикада көннәр атна дәвамында яңгырлы булачак.

8 июньдә көндезен җылылык +12..+17 градус кына булыр дип фаразлана.

Пәнҗешәмбе, 9 июньдә, циклон төньяк-көнчыгышка китә. Синоптиклар бераз яңгыр фаразлый. Төнлә температура - +7..+14 градус, ә көндезен - +18..+23 градус көтелә.

Җомга һәм шимбә көннәрендә шулай ук яңгыр һәм яшенле явым-төшем булырга мөмкин, дип фаразлый синоптиклар. Көндез һава температурасы +19..+25 градуска кадәр күтәрелә, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading