16+

Яшенле яңгыр, магнит давыллары һәм 26 градус җылы көтелә

Татарстанда 2 май көнне төнлә һәм иртән томан булуы көтелә. Көчле яшенле яңгыр һәм урыны белән боз явуы мөмкин.

Татарстанда 2 май көнне төнлә һәм иртән томан булуы көтелә. Көчле яшенле яңгыр һәм урыны белән боз явуы мөмкин.

Явым-төшемнр вакытында көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге 18-20 метр секундка кадәр җитәчәк. Төнлә температура 5-8, көндез 16-20, иртәгә урыны белән 26 градус җылы булырга мөмкин.

3 майдан 9 майга кадәр җирнең магнит кыры чагыштырмача тыныч. 7 май көнне генә җиңелчә магнит давыллары күзәтелә, ди белгечләр. Аеруча төштән соң – сәгать 14.00дән 16.00гә кадәр – сизгер кешеләр сәламәтлекләренә карата игътибарлы булсыннар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading