16+

Яшергән акчаны «бүре ашый»

Татарстанда күп фатирлы 16 128 йорт капиталь ремонт өчен түләүләрне төбәк операторына күчереп бара. Ләкин 347 йорт мондый түләүләрне үзләренең махсус хисапларына туплый.

Татарстанда күп фатирлы 16 128 йорт капиталь ремонт өчен түләүләрне төбәк операторына күчереп бара. Ләкин 347 йорт мондый түләүләрне үзләренең махсус хисапларына туплый.

– Казанның Җиңү проспектындагы 35нче йорт та акчаны махсус хисапка туплаган. Йортларындагы ватылуны төзәтергә керешкәч, авыр хәлдә калдылар, чөнки акчалары җитмәде, – дип искәртте Татарстанның баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Айрат Әбүзәров матбугат конференциясендә.

Республикада капиталь ремонт өчен торак мәйданның һәр квадрат метрына 5 сум 85 тиен исәбеннән төбәк операторына кертем күчереп барыла. Милекчеләрдән кергән һәр 1 сумга республика бюджетыннан 1 сум өстәлә.

«Торак-коммуналь хуҗалык реформасына теләктәшлек фонды турында»гы 185нче федераль закон гамәлдә булган 2008-2017 еллар эчендә Татарстанда күп фатирлы 14 711 йорт капиталь төзекләндерелгән. Нәтиҗәдә, 3 миллион 283 мең кешенең торак шартлары яхшырган. Ун елда капиталь ремонтка барлыгы 53 миллиард 75 миллион сум тотылган. Шуларның 10,5 миллиарды – федераль, ә 25,9 миллиард сумы Татарстан һәм муниципаль берәмлекләр бюджетыннан. Милекчеләр өлеше дә саллы – 16 миллиард 642 миллион сум.
Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү буенча 2014-2043 елларга исәпләнгән төбәк программасы гамәлгә ашырыла. Программага «колхоз» тәртибен, ягъни бергә булуны хуп күргән 16128 йорт кергән, ә күп фатирлы 347 йорт «аерым хуҗалык» сыйфатында яшәп карый.

– Быел республиканың 43 муниципаль берәмлегендә күп фатирлы 995 йорт комплекслы төзекләндерелә. Әлеге эшләрне башкарыр өчен 6 миллиард 76 миллион 348 мең сум акча билгеләнде. Шуның 3 миллиард 837,9 миллион сумы – милекчеләр кертемнәре, – диде Айрат Әбүзәров.

Янә 224 мең кеше торак шартларының тагын да яхшыруына ирешәчәк. Кайбыч белән Чүпрәле районнарында күп фатирлы йортлар инде төзекләндерелгән, алар быелгы программада катнашмый.
Айрат Әбүзәров әйткәнчә, капиталь ремонт үткәрелә торган йортларда түбәләрне алмаштыру, җылылык һәм су челтәрләрен яңарту эшләрен 15 сентябрьгә кадәр тәмамлау – катгый таләп.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading