16+

«Яшьләр көне»нә керергә теләүчеләрне яңалык көтә

26 июнь Казанда “Урам” экстрим-паркында Яшьләр көне билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм “Росмолодежь” ярдәмендә үтә.  Быел Яшьләр көненә керү өчен деньмолодежи2022.рф сайтында теркәлергә кирәк. 

26 июнь Казанда “Урам” экстрим-паркында Яшьләр көне билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм “Росмолодежь” ярдәмендә үтә.  Быел Яшьләр көненә керү өчен деньмолодежи2022.рф сайтында теркәлергә кирәк. 

Яшьләр көнендә Amirchik, Didar, Dava, Иванушки International, МС Санечка, NILETTO һәм Павел Дедищев чыгыш ясаячак.
Күңел ачу программасыннан кала, укыту эшләре дә алып барылачак. Яшьләр, Росмолодежь форумнары турында мәгълүмат туплап, дәрәҗәле кунаклар белән очрашачак. 

— Татарстанда Яшьләр көне берничә төбәкне берләштерә. Казандагы бәйрәмгә бүген 13 меңнән артык кеше теркәлгән. Күңел ачу, укыту программасы әзерләдек. Һәр кеше үзе яраткан шөгыльне таба алачак. Чараларда катнашу өчен яшь чикләүләре юк, шуңа күрә бәйрәмгә балалар белән дә килергә мөмкин. Бу яшь буынны урам мәдәнияте белән таныштыру өчен кирәк, - диде Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Спорт уеннары буенча ярышлар үткәреләчәк. Яшьләр волейбол, киберспорт, паркур, скейтбординг буенча көчләрен сынаячак. Әлеге ярышларга Россиянең 47 төбәгеннән катнашучылар килә. Яшьләр яраткан спорт төрләрен күзәтеп, тәҗрибә туплый алачак. 
Йога, кроссфит буенча остаханәләр дә эшләячәк. “Уличная Классика” экстрим-фестивале үзенең уку-укыту программасын әзерләгән. Яшьләр көнендә катнашучылар Россиянең экстрималь спорт төрләре буенча чемпионнар белән фикер алышачак.

— Безне Казан бик яхшы каршы алды. Урам мәдәнияте–ул җәмгыять өчен яңа юнәлеш. Хакимиятнең әлеге чараларга битараф булмавы шатландыра. Казанда үтәчәк «Яшьләр көне» дәрәҗәсенә җитәр өчен башка төбәкләргә бик нык тырышырга туры киләчәк, - диде “Улицы России” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Валентин Работенко.

Яшьләр көне Татарстанның башка районнарында да гөрләп узачак. Яр Чаллы шәһәрендә Гаязовлар төркеме чыгыш ясаячак. Ә Алабугада бәйрәмне һава шарында очып күзәтеп булачак. Балтач районында Яшьләр көнендә яңа рекорд куелачак. Тантанада һәркем дә махсус әлеге чара өчен пешерелгән 50 килограммлы бәлештән авыз итә алачак. 

Казанда Яшьләр көне 26 июнь 10.00 нан 22.00 га кадәр дәвам итәчәк. Бәйрәмдә шәхси транспортны куяр өчен урын аз булачак, шуңа күрә җәмәгать транспортында килү сорала.
Яшьләр көнендә катнаша алмаганнар өчен, деньмолодежи2022.рф һәм "Росмолодежь" социаль челтәрләрендә туры эфир оештырылачак.

Илгизә Галиуллина
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading