Алексей Навальныйны хуплап, килештерелмәгән акциядә катнашучылар белән Татарстан яшьләре министрлыгы очрашу уздырачак, дип хәбәр итте Instagram да министрлык башлыгы Дамир Фәттахов.
Ул әлеге очрашу шушы көннәрдә булачак, дип ачыклык кертте. Министр билгеләгәнчә, аның өчен акциядә катнашучылар белән булган хәл турында ачыктан-ачык фикер алышу һәм аларны тыңлау мөһим.
"Әйе, без министрлык буларак санкцияләнмәгән митингларны хупламыйбыз. Без республика яшьләрен борчыган теләсә нинди мәсьәләләр буенча диалог өчен легитим форма табарга тиеш", - дип язган ул.
Исегезгә төшерәбез, Казанда килештерелмәгән акциядә, рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, 3 меңгә якын кеше катнашты. Ул соңгы елларда иң зурысы булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар