Мәскәүдә ВДНХ мәйданында беренче тапкыр Бөтенроссия җирле үзидарә советының "Шәһәр үсеше һәм шәһәр мохитенең сыйфатын яхшырту" дигән темага форум узды.
Анда Россиянең төбәкләре шәһәр җәмәгать пространствосын яхшырту буенча фикер алышты. Очрашу Дмиртрий Медведев җитәкчелегендә үтте. Форумда Россиянең хөкүмәт әгъзалары, шәһәр башлыклары, архитекторлар, урбанистлар катнашты.
Форумда Казан мэры Илсур Метшинның доклады зур кызыксыну уятты. Ул башкалабыздагы соңгы уньеллыкта булган уңай үзгәрешләр белән таныштырды. Парклар һәм сверлар елы программасы уңаеннан ике елда Татарстанда 36 ял зонасы яңартылуы турында сөйләде.
Илсур Метшин: "Нәкъ менә фатир бусагасын чыкканнан соң башланган шәһәр мохите, анда яшәүче халыкның яшәеше сыйфатын, туристик җәлеп итүен, бөтен ил эчендәге иң яхшы кеше капиталының көндәшлеккә сәләтлелеген билгели. Казандагы уңайлылык һәм мохит сыйфатын бәяләп, яшь профессиналларның Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан Татарстан башкаласына күченүләрен күзәтәбез", - диде. Дмитрий Медведев үз сүзендә Казанда шәһәр халкына уңайлы мохит тудыруны үрнәк итеп күсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар