16+

Яшьләр Мәскәүне татарча сөйләштерә

Бүген көндезге 11дә Мәскәүдә «Табышмак» дип аталган квест үткәрелә.

Бүген көндезге 11дә Мәскәүдә «Табышмак» дип аталган квест үткәрелә.

Әлеге квест кысаларында яшьләр татар мәдәнияте, тарихы, әдәбиятына кагылышлы сораулар бирәчәк. Бу шәһәр тарихында беренче татар квесты булачак.
Мәскәү татар яшьләре тик утырмый. «Аулак өй», «Яңарыш» әдәби кичәләре кебек кызыклы чаралар үткәрә алар. Хәзер инде бу исемлеккә квест та килеп кушылды. Мәскәүнең тарихи татар мәхәлләсендә оештырылачак шушы бәйгедә катнашырга теләүчеләр төркемнәргә берләшеп, шәһәр буйлап йөгереп, төрле биремнәр үтәргә, сорауларга җавап бирергә тиеш була. Биремнәр төрле өлкәләрне колачлый. Иҗади биремнәр дә шактый. Икенче этап тулысынча татар тематикасына багышланган: анда уенчылар башваткычлар чишәргә тиеш. Һәр төркемдә, күп дигәндә, дүрт кеше булу шарт. Квестта катнашу түләүле, аның бәйсе 500-700 сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading