16+

Яшьләр сайлау турында сөйли

Бу шимбәдә Яңа Савин районының 9нчы мәктәп укучыларына сайлаулар турында сөйләделәр. Чараны «Кадрлар резервы» республика проектының IX сезон катнашучылары оештырды.

Бу шимбәдә Яңа Савин районының 9нчы мәктәп укучыларына сайлаулар турында сөйләделәр. Чараны «Кадрлар резервы» республика проектының IX сезон катнашучылары оештырды.

– Безнең төп максат – Россия Президентын сайлауның мөһимлеген яшь буынга аңлату, шулай ук тавыш бирү, бюллетень тутыру тәртипләре белән таныштыру. Яшьләр һәр тавышның да кадерле икәнен белергә тиеш. Укучыларга уен формасында төрле сораулар бирелде, төрле очраклар тәкъдим ителеп, килеп туган ситуациядән чыгу юлларын укучылар зал белән берлектә хәл итәргә тырышты, – диде «Кадрлар резервы» проектында катнашучы, Казан дәүләт медицина университеты студенты Камилә Фәттахова.

Чарада Яңа Савин районының сайлау комиссиясе әгъзасы Регина Билалова, Татарстанның яшьләр хакимияте әгъзасы Алим Елеев белән Олег Никошин да катнашты.

«Кадрлар резервы» республика проекты Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы каршындагы «Татарстанның иҗади яшьләре академиясе» җәмәгать оешмасы белән берлектә 2009 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Проектның төп максаты – катнашучыларны идарә итәргә һәм оештырырга, аралашырга, командада эшләргә, креатив фикерләү булдырырга, үзеңдә ышаныч тудырырга, авырлыклар алдында куркып калмаска өйрәтүгә юнәлдерелгән. Сигез ел буена проектта 12 меңнән артык кеше катнашкан. Барлыгы 1940 кеше укулар узган, 200дән артык «резервчы»ны дәүләт һәм муниципаль өлкәгә эшкә алганнар, 260 кеше төрле предприятиеләргә урнашкан. Проект кысаларында ике меңнән артык социаль акция, 240 интерактив чара оештырылган. Сайлау алдыннан проектта катнашучылар яшьләргә файдалы мәгълүмат җиткерергә, яшь буынны республика тормышына җәлеп итәргә тырыша.
Россия Президентын сайлау алдыннан республиканың уку йортларында уздырыла торган әлеге акция 18 декабрьдә үк башланган иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading