16+

Яшьләр үз парламентын үзләре сайлаячак

Республикада Яшьләр парламентын оештырачаклар. Иң кызыгы шунда: Яшьләр парламенты дәүләт хезмәтләре порталы аша интернетта тавыш бирү юлы белән формалаштырылачак.

Республикада Яшьләр парламентын оештырачаклар. Иң кызыгы шунда: Яшьләр парламенты дәүләт хезмәтләре порталы аша интернетта тавыш бирү юлы белән формалаштырылачак.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасының соңгы утырышында катнашып, яшь сәясәтчеләр эшчәнлегенә бәя бирде.

Иҗтимагый яшьләр палатасы Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук яшьләрнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм үз әгъзаларын делегат итеп җибәргән муниципалитетларның яшь вәкилләреннән оештырылган иде. Киләчәктә Яшьләрнең үз парламентларын оештыру, аларның бурычларын билгеләү ихтыяҗы да юктан гына барлыкка килмәде. Яшьләрнең фикерен ишетү, проблемаларны дәүләт дәрәҗәсендә хәл итү өчен дә кирәк ул.

Йомгаклау утырышында республиканың дәүләт җитәкчелеге тарафыннан яшьләрне социаль челтәрләрдәге урынын ачыклау, андагы мәгълүмат ташкынын кабул итәргә әзерлеген өйрәнү бурычы да куелды. Гомумән, Татарстанның Яшьләр парламенты социаль челтәрләрдә дә үз эш форматын табарга тиешләр.

– Җирле идарәләр каршындагы яшьләр палатасы барлыгы 1,1 мең яшь кешене үз эченә ала. Ләкин шул ук вакытта Яшьләр палатасы игътибарыннан читтә калганнар да бар. Аларны урам, социаль челтәрләр, төрле көчләр үзенә тартып ала, – диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Мин социаль челтәрләр белән дә эшләргә кирәк дигән ныклы карарга килдем. Социаль челтәрләрдә әлегә хаос. Кем яза ала – шул яза. Социаль челтәрләр шундый әйберләр белән тулы. Аны туктатып булмый. Тик бу мәгъ­лүмат ташкыныннан кирәклесен сайлар өчен, яшьләрне дә әзерләргә кирәк. Бу хакта уйланырга тиешбез. Яшьләр радикализмы, максимализм дигән төшенчәләр бар. Бу безне борчый. Яшьләр парламенты үз урынын табыр, социаль челтәрләрдә эшләү формасын да үзләштерер дип ышанабыз.

Татарстанның Яшьләр парламентына яшьләр эшенә кагылышлы законнарга мониторинг ясау, җирле яшьләр оешмалары белән үзара хезмәттәшлек итү бурычы да куелды. Бу хакта Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова сөйләде.
Яшьләр парламентын оештыру буенча җитди эшләр башланып китте. Бәйгедә катнашучы кандидатларны теркәү һәм аларны сайлау кебек эшләр алып барылачак, ул дүрт этапта үтәчәк. Татарстанда 25 июльдән Яшьләр парламентына узу өчен кандидатларны теркәү башланачак, соңгы этап 27 сентябрьдә төгәлләнәчәк. Бәйгедә беренче тапкыр үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр дә катнаша ала. Алар студент үзидарәләреннән, төрле өлкәләрдә эшләүче яшьләр, төрле оешмаларның профсоюз лидерлары булырга мөмкин. Кандидат гаризасын, катнашучы анкетасын, программасын һәм видеоинтервьюсын тәкъдим итәргә тиеш.
Билгеле булганча, беренче этапта 15 августка кадәр Яшьләр парламенты сайтында гаризалар кабул ителәчәк. Икенче этап 16-19 август көннәрендә үтәчәк. Бу вакытта җирлекләрдә киңәшмәләр уза. Анда алар ике кандидат сайлаячак. Шулар бәйге ярышына үтә. «Һәрбер кандидат икешәр чарада катнашырга тиеш, ул аны үзе сайлап ала. Әгәр дә катнашмаса, ул бәйгедән читләштереләчәк», – ди республика парламенты каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасының рәисе Илдар Суфияров. Кандидатлар өчен тавыш бирү 22 августтан 6 сентябрьгә кадәр булачак.

Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов исә Яшьләр парламенты төзелү турында күбрәк кешеләр белергә тиеш дип саный. Ул анда төрле яшьләр аудиториясе вәкилләре булырга тиеш дип исәпли.

– Безнең өчен төрле яшьләрнең катнашуы мөһим. Алар чынлап та яшь кешеләр булырга тиеш. Ниндидер хакимияттә булырга теләгән активлар даирәсеннән генә түгел. Бер тапкыр да Дәүләт Советында булмаган рэпермы, экстремальмы, иҗат яшьләре вәкилеме – бу мөһим түгел. Безнең өчен Яшьләр парламентында төрле-төрле яшьләр булырга тиеш. Бу бик мөһим момент.

Сайлау бәйгесендә катнашучы яшьләр бөтен эшнең ачык һәм гадел үтүен сорый. «Яшьләр парламентына керү өчен ачык бәйге шартларын тудыру мөһим. Һәр яшь кеше Яшьләр парламенты барлыгын белергә һәм барысы да үзеннән торуын аңларга тиеш», – диде министр.

Яшь парламент составында 100 кеше булачак. Районнан һәм яшьләр оешмаларыннан ике категория буенча 45 һәм 35 кеше керәчәк. Үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр саны 20 булачак. «Республикада яшәүчеләр кандидатлар өчен «госуслуги» дәүләт порталында тавыш бирә ала», – диде Илдар Суфияров.

Рәсимә Әхмәтгаязова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading