16+

Яшьләргә – ак юл: завод һәм элеватор

24-26 октябрьдә Иннополис шәһәрендә икенче тапкыр яшь архитекторлар биеналлега («биеналле» – сәнгать күргәзмәсе, фестиваль яки иҗади конкурс) җыелачак. Проектның максаты – сәләтле яшьләрне барлау, аларга үсәр өчен мөмкинлекләр бирү.

24-26 октябрьдә Иннополис шәһәрендә икенче тапкыр яшь архитекторлар биеналлега («биеналле» – сәнгать күргәзмәсе, фестиваль яки иҗади конкурс) җыелачак. Проектның максаты – сәләтле яшьләрне барлау, аларга үсәр өчен мөмкинлекләр бирү.

– Кызганыч, архитектура мәктәпләре арасында аерылулар күренә. Без сәләтле яшьләр барлыгын аңлыйбыз, аларга ярдәм итәргә телибез һәм паркларны төзекләндерүдә безнең тәҗрибәбез дә бар. Алар, ничә яшьтә булуларына карамастан, проектларны бик югары дәрәҗәдә тормышка ашырырга сәләтле, – дип бәяләде яшьләрнең мөмкинлекләрен Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова.
Яшьләр өчен ике мәйданчык – «Сантехприбор» заводы һәм Казан порт элеваторы тәкъдим ителәчәк. Чөнки җыен «Сәнәгать урыннарын яңартып торгызу» темасына багыш­ланачак.

 Биеналле финалына чыкканнар ике мәйданчык буенча да 15әр проект тәкъдим итәчәк.
 – Мәйданчыкларга Татарстанның барлык сәнәгать оешмалары хуҗалары да чакырылачак, чөнки яшь архитекторлар тарафыннан тәкъдим ителгән проектлар алар барлык сәнәгать территорияләре өчен дә туры килә, – диде Фишман-Бекмамбетова.

Биеналледа яшь архитекторлар гына түгел, ә мәктәп укучылары да катнаша алачак. Алар өчен аерым программа каралган.
– Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки профессиональлек үсешенә кечкенәдән ярдәм итәргә телибез. 14-15 яшьтә инде уңышлы эшмәкәрләр, үзләренең киләчәген күзаллаган яшьләр булуын беләбез. Җиңүчеләрне Берлинга укуларга җибәрәчәкбез, – диде Наталия Фишман-Бекмамбетова.

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading