16+

Яшьләргә социаль ипотекага фатир бирәләр: 3 ел көтәсе түгел!

Билгеле булганча, 2012 елдан бирле Татарстанда Яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотекага торак алу конкурсы үткәрелә.

Яшьләргә социаль ипотекага фатир бирәләр: 3 ел көтәсе түгел!

Билгеле булганча, 2012 елдан бирле Татарстанда Яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотекага торак алу конкурсы үткәрелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылучы бу проектта инде 293 яшь кеше фатирлы булган.

Конкурста катнашучы өчен бер кешегә туры килә торган торак мәйданы 18 квадрат метрдан артмаска тиеш. Катнашучыларның яше 18дән 35 яшькә кадәр булу шарт. Моннан тыш, конкурста катнашучыларның ипотеканы түли алырлык айлык кереме булуы да мөһим. “Тагын бер мөһим шарт – катнашучыларның республикабызның яшьләр сәясәте өлкәсендә казанышлары булырга тиеш. Бу – төрле проектларда катнашучы студентлар, уку йортларында тәрбия эше буенча хезмәт куючы белгечләр, республика предприятиеләрендә, төрле учреждениеләрдә яшьләр белән эшләүче хезмәткәрләр”, - диде ТР Яшьләре эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков.

Аның сүзләренчә, соңгы елларда яшьләргә бирелүче фатирлар саны арттырылган. Әйтик, 2012 елда – 10, 2013 елда 14 фатир уйнатылса, 2014 елдан исә ел саен 49 фатир тапшырыла. Казанлыларга “Салават күпере” торак комплексында, районда яшәүчеләр исә ТР торак фонды төзегән урыннарда фатир бирелә.

Роберт Хәсәнов узган ел үткәрелгән конкурста фатир алуга ирешкән. “Документларны узган ел тапшырган идем, һич уйламаганда 49 җиңүче арасына эләктем. Фатир өчен беренчел взнос, ягъни фатир бәясенең 10 процентын (якынча 160 мең сум) түләдем. Йорт быел тапшырылырга тиеш. Уйлап карасаң, әле бер ел вакыт та узмады, ә мин инде фатир оттым! Бу – зур шатлык!” - ди Роберт. Шуны да әйтергә кирәк, конкурста катнашу өчен гаиләле булу мөһим түгел.

Бәяләргә килгәндә, конкурс аша фатир алучыларга зур ташламалар ясала. Әйтик, бер бүлмәле фатирның бәясе 1 млн.643 мең сум тора. Ягъни 1 квадрат метр мәйданның бәясе - 42 мең сум. “Базар бәяләре белән чагыштырганда, бер бүлмәле фатир алган очракта, 824 мең акча янга кала. Шунысы да бар, нормадан тыш мәйдан өчен дә ташлама каралган: 1 квадрат метр өчен 50 мең сум”, - ди ТР студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов.

Конкурска гаризалар 2021 елның 31 августына кадәр кабул ителә. 18 май көнне 17:30 сәгатьтә туры эфир булачак. Анда конкурста катнашу өчен кайда, ничек һәм нинди документлар тапшыру һәм башка сорауларга җавап бирәчәкләр. Тулырак мәгълүмат “ВК” төркемендә – https://vk.com/mol_ipoteka.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading