16+

Яшьләргә ташламалы йортлар биреләчәк

Дәүләт программасы кысаларында авыл территорияләрен комплекслы үстерү максатында авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләргә торак алганда ташламалар тәкъдим ителә.

Дәүләт программасы кысаларында авыл территорияләрен комплекслы үстерү максатында авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләргә торак алганда ташламалар тәкъдим ителә.

Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова әйтүенчә, әлеге ипотеканың төп үзенчәлеге – анда авылныкылар гына түгел, шәһәр яшьләре дә катнаша ала. Дөрес, моның өчен авылга күченергә кирәк булачак. Ипотека буенча процент ставкалары һәр төбәктә аерым, ләкин ул иң күбе 5 проценттан артмаска тиеш. Программа 2020 елдан гамәлгә ашырыла башлый.

Программа буенча төгәл күрсәтмәләр юк. Ул яшь гаиләләр өчен арендалы торакны, икенчел торак базарыннан йорт алуны да үз эченә алыр дип көтелә. Программа кысаларында йорт салу да каралган. Бу айдан аграр яшьләр берләшмәсе бригадалары республиканың 39 районында консультация эше алып барачак. Әлеге программа белән тулырак таныштырачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга һәм ВКонтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading