16+

Яшьләргә унар мең сум акча бирәләр

Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре союзы шундый тәкъдим итте.

Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре союзы шундый тәкъдим итте.

Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре союзы (Российский союз промышленников и предпринимателей) яшьләргә 10ар мең сум акча бирергә тәкъдим иткән. Бу акчаларны алар ирекле пенсия системасына тотарга кирәк дигән фикердә.

“Известия” хәбәр итүенчә, союз әгъзалары пенсиянең старт капиталын формалаштыру өчен эшли торган яшьләргә ярдәм булачак һәм пенсия җыелып барсын өчен акча күчерергә мотивация ролен үтәячәк.

Өстәвенә, 2014 елдагы мараторийдан соң күп яшьләр җыелып бара торган пенсиядән мәхрүм калган.

“Яшьләр киләчәк пенсияләренә акча җыймый. Шуңа да безнең максат — аларга мотивация бирү. Мотивация финанс ярдәме һәм старт капиталы хисабына булачак”, - ди союзның пенсия фонды һәм социаль иминиятләштерү системаларын үстерү рәисе Сергей Беляков. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading