Ышаныч телефонына ярты ел эчендә 9,9 мең казанлы мөрәҗәгать иткән, бу 2022 ел белән чагыштырганда ике меңгә азрак. Көн саен уртача 75 мөрәҗәгать теркәлгән, аларның икесе суицид проблемасы белән бәйле. Бу хакта Казан Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.
Казанда Балигъ булмаганнар хокукларын яклау буенча мөрәҗәгатьләр саны 20% ка арткан.
Аның сүзләренчә, шалтыратуларның күпчелеге ата-аналар белән балалар арасында аңлашылмаучанлык, шулай ук үз проблемаларың белән ялгыз калу һәм һөнәри яктан хыялларның тормышка ашмавы белән бәйле. Быел балигъ булмаганнарның хокукларын яклауны таләп итүче мөрәҗәгатьләр саны 20 процентка арткан.
"Бу мөрәҗәгатьләр балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия рәисенә һәм опека органнарына җибәрелә. Ышаныч телефоны турында еш кына массакүләм мәгълүмат чараларыннан, шулай ук мәктәптә лекцияләр аша беләләр», – дип аңлатты Алия Заһидуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар