16+

Яшүсмер-курьер мошенникларның акчасын урлап качкан

Балигъ булмаган яшүсмер алданган пенсионерларның акчаларын мошенникларга күчерергә тиеш булган.

Балигъ булмаган яшүсмер алданган пенсионерларның акчаларын мошенникларга күчерергә тиеш булган.

Мәктәп укучысы мошенникларның җинаятьчел схемасына җәлеп ителгән.

Егет интернет аша эш таба. Аның вазифаларына Бөгелмә, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә бару, шулай ук пенсионерларның өйләренә барып, алардан акча җыю кергән. Шуннан соң ул сумманы аферистларга тапшырырга тиеш булган. Әмма кулына җиңел генә килеп кергән акчаларны кем беләндер бүлешәсе килми үсмернең һәм аларны үзенә калдырырга була.

Мошенниклар ятьмәсенә эләккән пенсионерларның берсе Бөгелмәдә яшәүче 81 яшьлек әби булып чыга. Алдар хатын карчыкка шалтыратып, үзен аның туганы дип белдерә. Авариягә эләктем, ярдәм кирәк, дип ышандыра. Пенсионер әби аңа ышана һәм үзе үк өендә күпме акча саклануы турында сөйләп бирә. "Туганы" исеменнән килгән курьерга үлемтеккә дип җыйган барлык акчаларын биреп җибәрә. 
«Подъезд янына чыгарсыз, шуннан килеп алырлар, диделәр. Күрәм, 16-18 яшьлек егет килә. Мин аңа бу пакетны бирдем», - дип сөйли хәзер хокук сакчыларына пенсионер.
Яшь курьер мошенниклар белән бер атна чамасы эшләп өлгергән. Аның сүзләренә караганда, таныш булмаган кешеләр аңа җиңел хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Аралашулары социаль челтәр аша дәвам итә. 

Яшүсмер пенсионердан 202 мең сум акчасын алып китә һәм аларны аферистлар күрсәткән счетка күчерергә тиеш була, тик алар әйткәнчә эшләргә җыенмый. Хокук сакчылары җиңел генә акча эшләргә өмет иткән үсмерне кайнар эздән тоткарлыйлар. Укучы пенсионер әбидән алган акчаның 20 мең сумын туздырырга өлгергән инде. Калган акчаларны әбигә кайтарганнар. Җинаятьчел схемада катнашучы үсмергә җинаять эше яный. Хөрмәтле әти-әниләр, балагызның кайда һәм ни белән кызыксынуы турында хәбәрдар булсагыз иде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading