16+

Яз «СалаваТik»лар белән килә!

Менә ниһаять безгә дә яз килде! Зәңгәр күктә җылы кояш балкый, озак йокысыннан җир уянып килә.

Менә ниһаять безгә дә яз килде! Зәңгәр күктә җылы кояш балкый, озак йокысыннан җир уянып килә.

«СалаваТik»лар иң матур ел фасылын «Яз җитә» җыры белән каршы ала. «СалаваТik»ның YouTube каналында өр-яңа җырлы-биюле видео дөнья күрде. Җырның сүзләрен – Фатих Кәрим, көен Җәүдәт Фәйзи язган.

«Яз җитә» – яз турында балалар өчен иҗат ителгән иң танылган җырларның берсе. Кем генә әлеге юлларны белми икән?
«Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар».

Балачактан һәр сабый яз килүен шушы җыр белән каршы ала, балалар бакчасында өйрәнә, яз бәйрәмендә бергәләп җырлый. «СалаваTik» төркемендәге җырчы балалар да бу җырны якын итте.

«Яз җитә» җырын без бик яратып җырлыйбыз. Сүзләре дә бик җиңел. Җырны ишеткәч, биисе генә килеп тора. Ул безне караучы нәни дусларыбызга да ошар дип уйлыйбыз», – ди «СалаваTik»лар төркемендә җырлаучы Эмилия Галимҗанова. Ул «СалаваTik»ларда жираф костюмында чыгыш ясый.

Балаларны җырларга танылган җырчы, «Казан шәһәр филармониясе» балалар студиясенең вокал бүлеге җитәкчесе Гөлназ Җәмил кызы Гафурова әзерли. «Бу җырны бик тиз өйрәндек. Дәрес башланыр алдыннан да укучыларымнан «Кайсы җырны кабатлыйбыз?» – дип сорагач, алар барысы да бертавыштан: «Яз җитә!» дип җавап бирәләр. «СалаваTik»лар проекты чыннан да онытыла барган җырларыбызны танытуда зур эш алып бара. Онытыла барган җырларны киләчәк буынга тапшыру – безнең төп максатыбыз. Бу проектка мин бик сөенеп алындым, укучыларымны бик теләп өйрәтәм.  Татар телендә балалар өчен җырлар аз диярлек. Безнең милләтебез киләчәге – балаларыбыз бу җырларны кабатлап, өйрәнсеннәр иде. Җырларыбыз – безнең мирасыбыз бит», – ди Гөлназ Гафурова.

Әлеге проект җырларын балалар бакчаларындагы сабыйлар үз итә. «Физкультминутларда балалар үзләре, «Әпипә»гә биибез дип, «СалаваTik»ларны сорап алалар. Җырлый-җырлый, видеодагы хәркәтләрне кабатларга тырышалар. Яңа җырларны көтеп алабыз», – ди Казан шәһәре Совет районының татар телендә тәрбия hәм белем бирүче катнаш төрдәге 272 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Зәмдиханова.

«Салават күпере» журналы чыгаручы  татарча җырлар балалар арасында чыннан да популярлык казанды. «СалаваТik»ның «Чума үрдәк, чума каз» җырын YouTube каналда 18 мең кеше караган.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading