16+

"Яз урталарында авыручылар саны артыр дип саныйм": коронавирусның өченче дулкыны килә?

Безгә Британия коронавирус штаммы килеп җитәчәк...

Безгә Британия коронавирус штаммы килеп җитәчәк...

Яз көне Россиядә коронавирус белән авыручылар саны артырга мөмкин. мөмкин, тик аны Covid-19ның өченче дулкыны дип атау дөрес булмас иде. Бу хакта «Лидер-Медицина» медицина үзәгенең баш табибы, инфекционист Евгений Тимаков белдерде, дип хәбәр итә РБК.

«Яз урталарында авыручылар саны артыр дип саныйм. Безгә Британия коронавирус штаммы килеп җитәчәк», — дип белдерде белгеч.

Тимаков сүзләренчә, Россиядә яшәүчеләр арасында инфекциягә иммунитет җитәрлек түгел, Covid-19дан вакцина аз ясаталар. Өстәвенә, пандемия башында чирләгән кешеләр дә кабат авырый башлау ихтималы бар.

Вирусолог Алексей Аграновский, МДУ профессоры, үз чиратында, җәй көне Covid-19 яңа очраклар саны кимиячәк, әмма көзен ул янә үсәчәк, дип билгеләп үтте. «Коронавирус гадәти респиратор вируслы авыру кебек», — дип аңлатты ул.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X