16+

Язгы ташу фаҗигасе: елгада кулын юарга теләгән бала батып үлгән...

Агым баланы боз астына алып кереп китә.

Агым баланы боз астына алып кереп китә.

Свердловск өлкәсенең Асбест шәһәре янындагы бистәдә елгада җиде яшьлек малай батып үлгән. Аны судан чыгарып, табибларга тапшырганда, инде соң булган. Бу турыда Екатеринбург.Онлайн хәбәр итте.

Фаҗига Красноармейский бистәсендә 9 апрельдә була. Өч малай велосипедта йөри. Алар Островная елгасы аша күпергә бара. Бер малай кулын юарга дип, елгага иелә. Баланың аягы таеп китә һәм ул суга егыла. Агым баланы боз астына алып кереп китә.

Башта малайлар иптәшенә үзләре булышып карый, аннары ярдәм чакыралар. Ләкин баланы судан чыгарып, табибларга тапшырганда, инде соң була.

«Малайларның берсе әнисе янына йөгерә, ул иптәшенең суга төшеп китүен әйтә. Бу хатын су буена йөгерә, узып баручы машинаны туктата һәм андагы ир-атларны балага ярдәм итәргә чакыра. Бер ир-ат суга кереп китә һәм баланы алып чыга. Тиз арада урынга мәрхүм баланың атасы да килеп җитә, ул баласын машинасына алып, хастаханәгә алып китә. Юлда ул чакыру буенча бирегә килә торган ашыгыч ярдәм машинасын очрата. Табиблар малайга реанимация ясап карыйлар, кызганычка каршы, баланың гомерен саклап кала алмыйлар», — дип аңлатканнар Тикшерү комитетында.

Өлкә буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых сүзләренчә, мәрхүм бала Даниил исемле була. Ул әтисе, бабасы һәм әбисе белән яхшы гаиләдә яши. Елгадагы торбада боз тулысынча эреп беткән булса, фаҗига булмый калыр иде, ди Горелых.

«Су агыза торган дренаж торбасы юл астына салынган, кырдан төшкән ташу сулары шул торба аша китә. Торбада бозның бер өлеше эрегән, икенче өлеше — юк. Әгәр торбаның икенче башында боз эрегән булса, Даниилны агым алып китәр иде, ул исән калыр иде. Ләкин торба башында боз нык булу сәбәпле, малай шул боз астына киткән һәм тончыккан», — ди полковник Горелых.

Бу урынга башка кешеләр килә алмасын өчен, юл хуҗасына чикләү куярга кушканнар. Тикшерү эшләре бара. Баланың мәетен судмедэкспертизага җибәргәннәр.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading