16+

“Язмыш сынавы”н Илдар Хәйруллин сәхнәгә менгерә

Чаллы Татар дәүләт драма театрында Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы" әсәре буенча спектакльне сәхнәгә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин куя.

Ул әсәрнең сценариен язырга да үзе алынган. Аңа Ркаил Зәйдулла ярдәм иткән. Спектакльдә Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинова, Татарстанның атказанган артисты Рәфыйк Каюмов кебек танылган артистлар катнаша. Баш рольдә Илдар Хәйруллинның укучысы Индира Маликова уйный.

- Мине әсәрдәге хатын-кыз язмышы игътибарны җәлеп итте. Шуңа күрә театр директоры Рашат Фәйзрахманов тәкъдим иткәч, алынырга булдым. Һәр кеше иҗат итәргә хокуклы. Заманында Шәриф Хөсәеновның "Әни килде" спектакле шаулап - гөрләп узган иде. Ә аның авторы табиб кеше, - ди Илдар әфәнде.

Спектакльдә барысы сигез артист катнаша. Шуның дүртесе Илдар Хәйруллинның укучылары.

Чаллыда премьера 4 мартта узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading