Каләм ияләренә укучылар белән очрашу, ә укучыга яраткан язучысын күреп - аралашу - бүген бик мөһим. Моның файдасы ике якка да бертигез буладыр, мөгаен.
Язучы алардан үзенә илһам алып, яңа темалар табып кайтса, укучыны мондый күрешү-сөйләшүләр матур әдәбиятка, китапка якынайта. Арча педагогия көллиятендә «Язучы дәрес бирә» дигән республикакүләм белем бирү проекты да шушы уртак максатларны күздә тотып оештырылган.
Б өек Тукаебыз исемен горур йөртүче, киләчәк мөгаллимнәрен әзерләүче бу уку йорты элек тә әдип-шагыйрьләр белән нык элемтәдә тора иде. Бу аңлашыла да: Арча әдәбиятыбызга иң күп язучылар биргән төбәк. Якташларының иҗатларын өйрәнеп, алар белән очрашулар үткәрсәләр генә дә, педагогия көллиятенә атна саен диярлек кунак язучыларны каршылап торырга туры киләчәк.
- Без бит үзебез китап укып, аны күңелебезгә салып, рухи баеп үстек. Кызганыч, хәзерге заман баласының китапка мөнәсәбәте бик нык үзгәрде һәм уңай якка да түгел. Эреле-ваклы гаджетлар китапларны арткы планга күчерде. Ләкин укытучы булырга, киләчәк баласын тәрбияләргә җыенган яшьләргә матур әдәбият үрнәкләре белән танышмыйча һич тә ярамый. Язучылар кеше күңеленең инженерлары бит алар. Нинди байлыктан мәхрүм калуларын хәзерге заман яшьләре уйлап та карамый. Укучы-китап-язучы бәйләнешен ныгытыр, бүгенге заман укучысын китапка якынайтыр өчен, шушы проектны уйлап таптык. Беренче коймак төерле була дисәләр дә, бездә алай булмады. Иң сөендергәне, безнең бу идеяне көтеп кенә торган диярсең, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе хуплап каршы алды. Иң абруйлы әдипләр укучыларыбыз алдында былтыр беренче тапкыр дәрес бирде. «Әдәбиятта әдәп-әхлак мәсьәләләре» дигән темага иде ул дәрес. Әдәбият сүзенең тамырында ук әдәп сүзе ята. Дәрестә һәр язучы үз һәм каләмдәшләренең әсәрләре ярдәмендә шушы мөһим теманы ачты. Язучылар китәргә дә өлгермәде, күп кенә укучыларыбыз аларның әсәрләрен сорап, китапханәгә килделәр. Үзләре каләм тотарга уйлаган, иҗатка тартылган егет -кызларыбызның да саны артты, - ди Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова, максатларын белдереп, - бездән башкалар да үрнәк алса, әдәбият белән укучы арасы шактый якынаер иде.
Узган ел оештыручыларга, укучыларга һәм язучыларның үзләренә дә ошаган бу кирәкле һәм файдалы эш дәвам итә педагогия көллиятендә. Быел язучыларның дәресен укытучылар көненә багышлап, «Әдәбиятта укытучы образы» дигән теманы сайлаганнар. Без, бер төркем язучылар: Хәнәфи Бәдигый, Гүзәл Әдһәм, Җәмилә Әхтәмова, Рифат Сәлах, Халисә Ширмән, Нәҗибә Сафина, Рифә Рахман, Шәмсия Җиһангирова, Фәнил Гыйләҗев Арчага киттек. Безгә төрле курсларда һәм төрле сыйныфларда укучылар алдында 45 минут буе укытучы булырга туры килде.
Дәрес темасы беренче карашка гына катлаулы булып тоелган икән. Кайберләребез өчен укытучы һөнәре чит түгел, күбебезгә мөгаллимнәр гаиләсендә туып-үсүебез дә ярдәм итте. Минем үземә җиденче гимназия сыйныфлары туры килде. Чыңгыз Айтматовның «Беренче мөгаллим», Мөхәммәт ага Мәһдиев әсәрләрен искә төшерергә, әни белән укытучы арасындагы уртак сыйфатларны дәфтәргә язып куярга да, шигырьләр тыңларга да, сорауларына җаваплар алырга да өлгерделәр җиденчеләр.
Очрашуның истәлеге итеп, язучылар култамгалы китапларын бүләк итеп калдырдылар. Ә соңыннан бөтенебез бергә тиздән Казан сурәте урын алырга тиеш дип өметләнгән 200 сум акчаны тотып, бу очрашуның файдасы яраткан башкалабызга да булсын дип, фотога төштек. Язучы-китап-укучы бәйләнешен ныгытырга ул көнне көллияткә китапларын алып килгән Татарстан китап нәшрияты да булышты.
Кемнәрдер, бу заманда булмый инде, юк дип, кул селтәп, берни дә эшләмичә тик ятканда, Арча педагогия көллияте үзләрендә замананың кырыс җилләренә каршы торырлык көч табып, алга бара. Аларның уңышлары укучылар санының елдан-ел артуы. Бу - көллиятнең халык арасында абруен күрсәтә торган иң саллы дәлил. Әлеге уку йортын киләчәктә милли педагогия университеты итеп күрергә теләү уе да буш урында тумагандыр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар