16+

Язучылар туган телне яклый

Бер төркем язучы: «Туган телебезнең икенчел дәрәҗәле булуын, югалуын теләмибез», - дип, Россия президенты Владимир Путинга, Генераль прокурор Юрий Чайкага һәм үзебезнең җитәкчеләргә хат юллаган иде инде. Әлеге уңайдан бәхәсләр дә күп булды. Язучылар берлегенең киңәйтелгән идарә утырышы да туган тел мәсьәләсенә багышланды.

Бер төркем язучы: «Туган телебезнең икенчел дәрәҗәле булуын, югалуын теләмибез», - дип, Россия президенты Владимир Путинга, Генераль прокурор Юрий Чайкага һәм үзебезнең җитәкчеләргә хат юллаган иде инде. Әлеге уңайдан бәхәсләр дә күп булды. Язучылар берлегенең киңәйтелгән идарә утырышы да туган тел мәсьәләсенә багышланды.

Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев туган тел проблемасының 1999 елдан ук килүен әйтте.
- Тик без республикабызда Тел турындагы законны Конституциягә караганда да алданрак кабул иттек. Әлеге законга бүген дә тел-теш тидерерлек түгел, - диде ул.
Утырышка туган телебез - татар теле проблемасын күптәннән белгән һәм аны гомере буе хәл итәргә тырышып яшәгән Марат Лотфуллин да чакырылган иде. Казан шәһәре Мәгариф идарәсендә озак еллар милли мәгариф бүлеген җитәкләгән кеше буларак, бу мәсьәләдә аның тәҗрибәсе күп.

- Дәүләт телен мәҗбүриләп укытмаган илне белмим мин, ә татар теле бездә дә шул дәүләт теле бит инде. Кайбер шовинистлар: «Рус теле кимрәк укытыла», - дип тавышлансалар да, әлеге телләр мәктәпләребездә бертигез дәрәҗәдә өйрәнелә, - ди ул. - Аз өйрәнелә дисәләр дә, безнең балалар урыс телен урыс балаларыннан начар белми. Рус теленнән БДИ нәтиҗәләре буенча Татарстан илдә, Мәскәүдән кала, икенче урында, хәтта Санкт-Петербург та бездән бераз арттарак. Чил илләрдә туган телнең дәрәҗәсен нык саклыйлар. Туган телен белмәгән кешегә белем турында документ та бирелми. Без үрнәк ала торган Сингапурда туган тел - беренче урында.
Килеп туган хәлне шәрехләп, туган телебез мәктәпләрдән куып чыгарылса, халкыбыз әдәбиятсыз да, мәдәниятсез дә калачак икәнен аңлатып, милләтебезгә мөрәҗәгать язарга кирәк, дигән фикер дә яңгырады. Халык шагыйре Батулла, Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулла да мөрәҗәгатьне хуплауларын белдерделәр, туган телне саклау эшенә эшлекле тәкъдимнәр керттеләр. Тавыш бирү юлы белән мөрәҗәгать кабул ителде, каршылар булмады.

Утырыш күңелле ноталарда тәмамланды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Казан мэры Илсур Метшин белән очрашып, республикада Аяз Гыйләҗев фестивален үткәрү турында сөйләшкән. Мэр бу тәкъдимгә риза булган. «Казаным - шигъри азаным» дигән шигырь фестивале үткәрү дә планлаштырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading