16+

Өйдә күңелсезләнеп утырмагыз

Казанда 24-25 апрельдә Идел буе федераль округы буенча актив гражданнарның һәм коммерциячел булмаган оешмаларның «Сообщество» форумы эшләячәк.

Казанда 24-25 апрельдә Идел буе федераль округы буенча актив гражданнарның һәм коммерциячел булмаган оешмаларның «Сообщество» форумы эшләячәк.


Россия Иҗтимагый палатасы тарафыннан мондый форумнар, традицион рәвештә, һәр федераль округта үткәрелеп килә. Казанда ул тәүге мәртәбә узачак. Быел Ярославль һәм Красноярск шәһәрләрендә оештырылган форумнарда өч меңнән артык активист катнашкан.

Казандагы форум программасына уку-өйрәнү, фикер уртаклашу чаралары кертелгән. Унике яшьтән унсигез яшькә кадәрге актив егетләр һәм кызлар өчен «Сообщество Junior» форматы каралган. Секторара хезмәттәшлек темасы социаль проектларны гамәлгә ашыруда теләктәшләр эзләү алымнарын барлаячак.

Авыл китапханәләренә ярдәм максатында, #АгроМания Бөтенроссия акциясен Казанда да башлап җибәрү ниятләнелә. Узган ел тынгысыз күңелле кешеләр 80 меңнән артык китап җыйган, әлеге мәдәни байлык авыл китапханәләренә тапшырылган. «Сообщество» форумнары үткәндә, Красноярск шәһәрендә - 600, ә Волгоградта 1500 китап тупланган. Казанда да авыл китапханәләре өчен китаплар җыю оештырыла. Форумда катнашу өчен форумсообщество.рф сайтында теркәлү узу зарур.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading