16+

Җәйге каникулга – мәчеткә

Җәйге каникул чорында, гадәттәгечә, Татарстан мөхтәсибәтләре балалар өчен дини тәрбия бирү чаралары оештыра. Традицион рәвештә республика мәчетләрендә укучыларга бай эчтәлекле танып белү, күңел ачу программалары әзерләнде, ул үз эченә әхлак һәм тәрбия курсларын, ислам нигезләре буенча дәресләрне, Коръән уку һәм сүрәләр ятлауны ала, дип яза dumrt.ru. 

Җәйге каникул чорында, гадәттәгечә, Татарстан мөхтәсибәтләре балалар өчен дини тәрбия бирү чаралары оештыра. Традицион рәвештә республика мәчетләрендә укучыларга бай эчтәлекле танып белү, күңел ачу программалары әзерләнде, ул үз эченә әхлак һәм тәрбия курсларын, ислам нигезләре буенча дәресләрне, Коръән уку һәм сүрәләр ятлауны ала, дип яза dumrt.ru. 

Моннан тыш, яшүсмерләрне төрле интерактив уеннар, спорт чаралары, кызыклы экскурсияләр көтә. Әлеге вакыт аралыгында алар туган як тарихын өйрәнәчәкләр, саф һавада уеннар уйнаячак, сәламәтлекләрен ныгытачак, иптәшләре белән аралашачак.

Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мөхтәсибәтендә балаларны «Кыйбла», «Фатиха», «Өмет», «Казан нуры» мәчетләрендә көтәләр. Балаларны дин нигезләренә өйрәтү һәм дини тәрбия бирү буенча катнашучыларның күпчелек өлеше «Казан нуры» мәчете каршында эшләүче «Шамил» мәдрәсәсенә туры киләчәк. 5-11 яшьлек 50-60 бала дүрт төркемгә бүленеп шөгыльләнәчәк. Тәрбия чаралары 17-29 июнь көннәрендә үтәчәк.

Ә менә Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибәтенә караган «Кабан арты» мәчетендә тәрбия чаралары июль урталарыннан башлап август башына кадәр була. Биредә программаны яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзегәннәр: 6-9 яшьлек 30 кыз бала – 15-20 июльдә, 10-14 яшьлек 30 кыз бала – 22-28 июльдә, 7-13 яшьлек 30 малай 29 июль-4 август көннәрендә йөриячәк.Тәрбия дәресләре Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибәтендә июнь аенда «Рамазан», «Җомга», «Бишбалта» мәчетләрендә уза. «Гаилә» һәм «Иман нуры» мәчетләре шулай ук яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эшли. «Гаилә»гә 7-12 яшьлек малайлар һәм кызларны 24 июнь-5 июльдә көтәләр. «Иман нуры»нда дәресләрне 17 июнь-7 июльдә – 6-11 яшьлек кызлар өчен, 8 июль-28 июльдә – 12-17 яшьлек кызлар өчен, 29 июльдән 18 августка кадәр 6-12 яшьлек малайлар өчен оештырачаклар.

Татарстан районнарында да бай программа әзерләнә. Мисал өчен, Алабуга мөхтәсибәте 18-25 июльдә балалар өчен «iMan» очрашулары үткәрәчәк. Әлеге көннәрдә балаларны рухи-әхлакый тәрбия бирү, финанс грамоталыгы нигезләре буенча практик тренинглар, рольләргә бүленеп икътисади уеннар уйнау, эшмәкәрләр белән күрешү, танып белү чаралары, квестлар, спорт һәм иҗат эшләре көтә. Кайбыч һәм Югары Ослан мөхтәсибәтләрендә балаларны – 15 июльдән, Мамадышта – 21 июньнән, Апаста 20 июльдән көтәләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading