16+

Җәйге китап фестивале – Казанда

Казанда 18-19 июнь көннәрендә Җәйге китап фестивале үтә, дип яза Казан мэриясе сайты. Бу елда аны халыкара дәрәҗәдәге дип атарга була - чарага Польша һәм Швейцариянең мәдәният эшлеклеләре дә кушыла. Татарстан башкаласына Россия буенча эре һәм кече сиксән нәшрият һәм китап сата торган компания вәкилләре киләчәк.

Җәйге китап фестивале ярмин­кәсендә шәһәр халкы китап кибетләренә куелмый торган сирәк китапларны сатып ала алачак. Стендларга заманча һәм классик, публицистик, фәнни, фәнни-популяр, документаль һәм балалар әдәбияты китаплары куелачак.

Ярминкәдән тыш, фестивальгә килүчеләр ил һәм дөнья мәдәниятенә кагылышлы лекция һәм әңгәмәләрдә катнаша алачак. Казанга киләчәк абруйлы кунаклар арасында - кино тәнкыйтьчесе Антон Долин, «Новое литературное обозрение» нәшрият йортының баш мөхәррире Ирина Прохорова, публицист Юрий Сапрыкин, тарихчы Кирилл Кобрин, поляк язучысы һәм драматург Анджей Стасюк бар. Чарада шулай ук рус, поляк язучылары, галимнәр һәм сәнгать әһелләре катнаша.

Фестивальнең ике көнендә дә бирегә килүче­ләр өчен фудкорт, белем бирә торган һәм иҗади мас­тер-класслар, балалар лек­ториясе эшләячәк, дип хәбәр итә оештыручылар. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Фестиваль 18 июнь көнне - 14.00-20.00, 19 июньдә 12.00-20.00 вакыт аралыгында «Смена» заманча мәдәният үзәгендә үтәчәк.

Фото: tatar-inform.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading