4 августта Казанда һәм республика районнарында алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып үтәргә мөмкин, кайбер районнарда яшен булу ихтималы да бар, дип хәбәр итә Татар-информ.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, иртәгә җил төньяк-көнбатыштан исәчәк. Төнлә яшен вакытында ул секундына 20 метрга кадәр көчәергә мөмкин, ә көндез - секундына 17 метр булачак.
Республика буенча төнлә температура +13..+18 булса, көндез иң югары температура +23..+28 градуска күтәрелә. Казанда, районнар белән чагыштырганда, төнлә җылырак булачак - минималь һава температурасы +15..+17 , ә көндез +24..+26 градус җылы булыр дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар