16+

Йөклелек чоры һәм пособиеләр турында

Йөклелек буенча пособиеләрне алу өчен гариза язарга кирәк түгел.

Йөклелек буенча пособиеләрне алу өчен гариза язарга кирәк түгел.

Россиядә йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан 93 меңгә якын хатын-кыз барысы бергә 892 миллион сум пособие алачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«1 июльдән иртә срокта медицина исәбенә баскан йөкле һәм мохтаҗ дип танылган хатын-кызлар яшәү минимумының яртысы күләмендә айлык пособие алачак. 13 сентябрьгә 93 меңгә якын хатын-кызга 892 миллион сумлык пособие билгеләнгән инде. 2021 елда мондый ярдәмне 410 мең йөкле хатын-кыз алачак дип фаразлыйбыз», — диде РФ вице-премьеры Татьяна Голикова Россия Президенты Владимир Путин катнашында узган РФ хөкүмәте һәм «Бердәм Россия» җитәкчелеге белән киңәшмәсендә. Әлбәттә, боларның илкүләм проект документларында да чагылышы табу ихтыяҗы бар.

Йөклелек буенча пособиеләрне алу өчен гариза язарга кирәк түгел, дип яза Татар-информ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading