16+

Йөклелекне өзүдән үзе баш тарткан. Өч игезәк баласы да, үзе дә вафат булган...

Әлегә мәрхүмәнең үлеменең рәсми сәбәбе билгеле түгел.

Әлегә мәрхүмәнең үлеменең рәсми сәбәбе билгеле түгел.

Башкортстанда 42 яшьлек хатын унтугызынчы атна йөкле вакытында вафат булган. Ул өч игезәк бала көткән. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы «Башинформ» агентлыгының мөрәҗәгатенә җавап биреп, мәрхүмәнең үлеменең сәбәбен атаган.

17 февральдә Башкортстанның Күмертау шәһәрендәге хастаханәнең хирургия бүлегендә бер хатын үлгән. Мәрхүмә хатын өч игезәк бала табарга җыенган булган, дип язган идек.

Министрлык белешмәсе буенча, йөкле хатынны стационарга 16 февральдә китерәләр. Ул соңгы ике көндә температурасы 38 градуска кадәр күтәрелүгә зарлана. Шул ук вакытта аның эче дә тулгаклаган кебек авырта.

«Бу пациент ЭКО ярдәмендә йөкле була. Медицина ярдәмен Күмертау хастаханәсе һәм ашыгыч ярдәм табиблары күрсәтә. Ләкин йөкле хатынның хәле авыр булу сәбәпле, барлык күрелгән чараларга карамастан, аның гомерен саклап кала алмыйлар», — дип әйткәннәр ведомствода.

Ачыкланганча, өч игезәк бала көтүче хатын хастаханәгә килгәндә аның көмәне септик төшү куркынычы була. Табиблар сүзләренчә, алар пациентка җөйләрне алып, йөклелекне өзәргә киңәш итә, ләкин хатын баш тарта. Аның янына ирен, психолог һәм баш табиб урынбасарын чакыралар.

Шуннан соң кан бик күп агу һәм хатынның гомере өчен куркыныч янау сәбәпле, йөклелекне барыбер өзәләр.

Әлегә мәрхүмәнең үлеменең рәсми сәбәбе билгеле түгел.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading