16+

Әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч яный: карантиннан качканнар!

Биредә карантинда 1200ләп кеше — хастаханә табиблары һәм пациентлар яши.

Әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч яный: карантиннан качканнар!

Биредә карантинда 1200ләп кеше — хастаханә табиблары һәм пациентлар яши.

Башкортстанда Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсеннән качкан алты хезмәткәрне мәҗбүри рәвештә хастаханәгә салачаклар. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсе 6 апрельдән катгый карантинга ябылды. Биредә коронавирус инфекциясе учагы булуы ачыкланды. Изоляция режимы кертелгәннән соң, 9 апрельдә бу кешеләр хастаханәдән рөхсәтсез чыгып китә. Алар медицина тикшеренүен тулысынча узмый, бу исә республика территориясендә инфекция таралу куркынычы тудыра.

Республиканың баш санитария табибы җиде кешегә дәгъва белдереп, Башкортстан Югары судына мөрәҗәгать иткән. Дәгъва белдерелүче кешеләрнең үз версиясе бар. Алар үзләрен өйләренә үз-үзеңне изоляцияләүгә кайтарып җибәрделәр дип җавап бирәләр. 

«Суд кагыйдә бозучыларны мәҗбүри рәвештә медицина күзәтүенә озатырга дип карар чыгара. Аларда билгеле бер вакыт дәвамында авыруның клиник билгеләрен күзәтеп торачаклар, ике тапкыр тискәре анализ булганын көтәчәкләр. Карар кичектергесез үтәлергә тиеш. Моның өчен полиция хезмәткәрләре һәм махсус медицина транспорты җәлеп ителә», — дип аңлатканнар Башкортстан Югары суды хәбәрендә.

Бер дәгъваны суд канәгатьләндермәгән. Шулай итеп алты кешене мәҗбүри рәвештә хастаханәгә озатканнар.

Биредә карантинда 1200ләп кеше — хастаханә табиблары һәм пациентлар яши. Хастаханә җитәкчелегенең эшен тикшерү бара. Медицина хезмәткәрләре һәм авырулар арасында коронавирус таралуны булдырмау өчен вакытында тиешле чаралар күрелгәнме икәнлеген ачыклыйлар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Чыганак: https://intertat.tatar/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading