16+

Әйләнеп капланган "Уаз"да бер кеше һәлак булган

Кичә кичке бишенчеләрдә республиканың Азнакай районы Победа бистәсендә юл һәлакәте булган.

Әйләнеп капланган "Уаз"да бер кеше һәлак булган

Кичә кичке бишенчеләрдә республиканың Азнакай районы Победа бистәсендә юл һәлакәте булган.

«УАЗ» фургоны юлдан кюветка төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. Авария сәбәпләре әлегә ачыкланмаган.

«Машинада өч ир-ат булган. Аларның берсе шунда ук үлгән. Башы яраланган тагын бер зыян күрүчене табиблар хастаханәгә алып киткән. Җиңелчә тән җәрәхәтләре алган өченче ир-ат медицина учреждениесенә барудан баш тарткан», — дип белдерде авариянең шаһитлары.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading