16+

Йоклаганда үлгән: Татарстанда 49 яшьлек суд медицина экспертын җирләделәр

15 ноябрь көнне аның белән хезмәттәшләре һәм туганнары саубуллашты.

15 ноябрь көнне аның белән хезмәттәшләре һәм туганнары саубуллашты.

15 ноябрь көнне Казанда Татарстанның районара һәм район суд-медицина бүлекчәләре буенча мәетләргә экспертиза ясау бүлеге мөдире Инесса Исхакова белән хушлаштылар.

49 яшьлек Инесса Евгеньевна узган шимбәдә, 13 ноябрьдә вафат булган. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте, аның үлем сәбәбе тәгаенләнми. Кайбер чыганакларга караганда, Инесса Исхакова ялда була. Йоклаган вакытында мәңгегә күзләрен йома. Беренчел версия буенча, йөрәге туктаган. Аның студент улы калган.

Ул - үз тормышын нәкъ менә суд экспертизасы белән бәйләгән танылган медиклар династиясеннән. Аның әтисе бу өлкәдә 27 ел табиб булып эшләгән, инде күптән вафат. Ә әнисе бүгенге көнгә кадәр суд-гистология бүлегендә эшли.

Инесса Евгеньевна үзе бюрога 1997 елда табиб-судмедэксперт буларак, С.В. Курашов исемендәге Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, килгән. Ун елдан соң әлеге медицина учреждениесен җитәкли башлый.
"Булгария" теплоходы һәлакәтенә бәйле гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерүдә (2011 ел) Воеing самолеты авиаһәлакәте, "Адмирал" сәүдә үзәге янгыны (2015 ел) белән бәйле профессиональ ярдәме өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәхмәт хатлары, мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Фото: https://sudmedrt.ru/news/422-skorbim

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading