16+

«Йоклаганда вафат булган»: Россиянең халык артисты вафат...

Ул 60 елдан артык театрда эшләгән, утыздан артык фильмда төшкән.

Ул 60 елдан артык театрда эшләгән, утыздан артык фильмда төшкән.

Россиянең халык артисты Ефим Каменецкий вафат булды. Кино һәм театр артистына 85 яшь иде.

Ефим Каменецкий Петербург хастаханәләренең берсендә яткан булган, дип яза «Невские новости». Шәфкать туташы төнлә аңа укол ясарга дип палатасына килә һәм аның вафат икәнен ачыклый. «Йоклаганда вафат булган», — дип яза басма. Актер Вера Комиссаржевская исемендәге Драма театрында 1987 елдан бирле эшләгән.

Ул 60 елдан артык театрда эшләгән, утыздан артык фильмда төшкән. Шулар исәбендә - «Проводы белых ночей», «Первые радости», «Бабушкин внук», «Жизнь и приключения четырех друзей», «Деревенская история», «Петр Первый. Завещание» фильмнары. Аны «Ты у меня одна» фильмының йолдызы дип атыйлар.

Чыганак: Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading