16+

Йокы бүлмәсе янып беткән. Кешеләре исәнме?

Көпә-көндез Казанның Ботаническая урамындагы 10 катлы йортында янгын булган. Янгын ике бүлмәле фатирның йокы бүлмәсендә чыккан.

Көпә-көндез Казанның Ботаническая урамындагы 10 катлы йортында янгын булган. Янгын ике бүлмәле фатирның йокы бүлмәсендә чыккан.

Ачыкланганча, фатирда ике ир булган. Аларны коткаручылар шундук урамга алып чыккан.

Өстәге катлардан 13 кеше, шул исәптән 3 бала эвакуацияләнгән. Тагын 15 кеше өйләреннән үзләре чыккан. 

Янгында бер кеше төтен белән агуланган. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading