16+

Йолдызлар авылда кабына

Казанда 21-22 сентябрьдә «Татарстанның бадминтон өметләре» ярышының 3нче туры булды.

Йолдызлар авылда кабына

Казанда 21-22 сентябрьдә «Татарстанның бадминтон өметләре» ярышының 3нче туры булды.

Татарстан мәктәпләреннән 2007-2008 елгы һәм 2009 елгы малайлар белән кызлар шәхси беренчелеккә көч сынашты.

– Ярышлар башта республиканың 6 зонасында үткәрелде. Казанга 40 районнан иң көчлеләр килде. Татарстанда 15 меңгә якын укучы бадминтон белән шөгыльләнә, бу – көрәш секцияләренә йөрүчеләрдән соң икенче күрсәткеч. Түбән Кама шәһәреннән Степан Волков белән Алексеевск районыннан Илмир Хәйретдинов, күз тимәсен, бик сәләтле үсмерләр. Алар спортның бадминтон төрендә зур биеклекләргә күтәрелергә мөмкиннәр. Казан зонасында бадминтон спорты көчле. Кайбыч, Әлки һәм Балык Бистәсе районнары күтәрелеш кичерә. Сәләтле бадминтончылар авыл җирлегендә күзәтелә, спорт йолдызлары чын мәгънәсендә авылда кабына хәзер, – ди Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясе өлкән укытучысы, ярышларның баш судьясы Альфред Шәмгуллин.

Финал уеннары декабрьдә була, җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга һәм ВКонтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading