16+

Йорт хайваннарын теркәү мәҗбүри булачак?

Чиләбе өлкәсе Закон чыгару җыелышы йорт хайваннарын мәҗбүри теркәү турындагы закон проектын Дәүләт Думасы каравына тапшырган.

Чиләбе өлкәсе Закон чыгару җыелышы йорт хайваннарын мәҗбүри теркәү турындагы закон проектын Дәүләт Думасы каравына тапшырган.

Документ Россия парламентының түбән палатасы электрон базасында дөнья күргән.

Инициатива авторлары билгеләп үткәнчә, хуҗалары очраклы рәвештә югалткан, яки ташлап калдырган йорт хайваннары – сукбай этләр һәм песиләр популяциясен тулыландыруда төп чыганакларның берсе.

«Хайваннарны мәҗбүри теркәү һәм исәпкә алу таләбен билгели торган үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә, бу югалган хайваннарны хуҗаларына кире кайтарырга мөмкинлек бирәчәк», - диелә проектның аңлатма язуында.

Мәскәү шәһәр Думасы тарафыннан хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәткә бәйле икенче бер закон проекты тапшырылган. Әлеге инициатива кайбер ветеринар һәм башка процедураларны дәвалау максатында үткәрүне чикләргә тәкъдим итә. Аерым алганда, онихэктомияне (песиләрнең өченче бармак сөяген һәм тырнагын кисеп алу) тыю турында сүз бара.

«Шуны искә алып, хәзерге вакытта тиешле норматив җайга салуны нәкъ менә федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру максатка ярашлы булачак», - дип искәртә документ авторлары. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading