16+

Җырчы Айлинның чын исемен "фаш иттеләр"

Үзенә Айлин дигән сәхнә исемен сатып алып, шушы таныклык нигезендә 2029 елга кадәр чыгыш ясарга хокукы булган татар эстрадасы җырчысы үз исемен бик тырышып яшерә иде.

Җырчы Айлинның чын исемен "фаш иттеләр"

Үзенә Айлин дигән сәхнә исемен сатып алып, шушы таныклык нигезендә 2029 елга кадәр чыгыш ясарга хокукы булган татар эстрадасы җырчысы үз исемен бик тырышып яшерә иде.

Бу хакта ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә дә әйтте. 

«Айлин исемен үз иттем. Мине тормыш иптәшем дә, балаларым да (әни дип түгел) Айлин дип йөртә», – диде ул һәм үз исемен әйтүдән баш тартты.

Ләкин без капчыкта ятмый. Иртәме-соңмы, хакыйкать ачыла. Композитор Оскар Усмановның «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендәге фотоальбомында Айлинның чын исемен ачыкладык. Оскар Усманов Гөлнара Рәшитова көенә язылган «Рәхмәт сезгә» җырына сылтама биргән һәм башкаручы җырчының фотосын куйган. Фотода – Айлин, әмма Оскар Усманов «Айгуль Муслимова» дигән җырчыга сылтама бирә. 2016 елда Айлин әле Айгөл Мөслимова буларак чыгыш ясаган.

Тулырак Интертат сайтында
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading